Күңел гөлем
Сагышларга батып сагышлансам,
Кешеләргә әгәр ачулансам,
Үсмәс иде күңел гөлләрем.
Ак кәгазьгә бер дә тошмәс иде
Йөрәккәем түрендә сакланган
Инде әллә кайчан белгәнем.
Хис ташкыны мине басмас иде,
Йөретмәс тә иде йөгертеп.
Кайгы килә калса, йөрәгемне
Үтәр иде һәрвакыт өтеп.
Яши алмас идем, ахры, бер дә
Шатлык-сөенеч һәм бәхет көтеп.
Сагышларга батып, үпкәләсәм,
Күрмәс идем җирдә матурлык.
Аллаһ биргән көчтән сөенә белдем.
Күңел гөлем чәчәк атырлык.
Күңел гөлем чәчәк аткан чакта
Түгелмен шул өйдә ятырлык.
Хис ташкыны шаулый йөрәгемдә.
Чит кешеләр түгел, мин үзем дә
Кайчак булам шаклар катырлык.
Бер карыймын алдыма,
Бер карыймын артыма.
Елмаеп, көлеп сөйләшү
Бәйле тормыш шартына.
Бер карыймын борылып,
Бер карыймын як-якка.
Еракларда яшәсәк тә,
Нур сибик туган йортка.
Бер буламын күмәктә,
Бер калам ялгызлыкта.
Тормыш бит ул борчулы да,
Табыла кызык чак та.
Бер карыймын алдыма,
Бер карыймын артыма.
Елмаеп, көлеп сөйләшү
Бәйле тормыш шартына.
Борчылганда, күңелкәем
Шат кешегә тартыла.